«Кәкре Көзгеләр патшалыгы әкиятчесе»: квест-уены (12+)
29 август көнне 23 нче санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге укучылар өчен рус язучысы В.Г.Губаревның тууына 110 ел тулуга багышланган «Кәкре Көзгеләр патшалыгы әкиятчесе» дигән квест-уен узды. Уенда катнашучылар язучының тормыш юлы белән танышты, Губаревның ничә яшендә әсәрләре басылып чыга башлавы, аның беренче хикәясе ничек аталуы, кайсы әсәре аша аның танылу алуы турында белде. |